Табышмаклар

Табышмаклар - тылсымлы ашъяулык
  1. Башы да тишек, Төбә дә тишек, Уртасында ут, Читендә су.
  2. Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез
  3. Читтән карасам - аклы, Татып карасам - татлы.
  4. Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
  5. Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта.
  6. Ахактан, бохактан, Тар - авыздан, киң төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.
  7. Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.
  8. Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.
  9. Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр.
  10. Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле.
  11. Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.
  12. Ашка салсаң - тәм кертә, Борынга салсаң - төчкертә.
  13. Кар түгел - ак, Боз түгел - каты, Тоз түгел - эри.
Җаваплар:
  1. Самавыр
  2. Чәйнек
  3. Кабыклап пешерелгән бәрәңге
  4. Икмәк
  5. Кыстыбый
  6. Бәлеш
  7. Токмач
  8. Бавырсак
  9. Казылык
  10. Карбыз
  11. Тоз
  12. Борыч
  13. Шикәр
Чыганак: http://watan.su/yal-bulmase




Комментариев нет:

Отправить комментарий